Кариев театры артисты Алсу Фәйзуллина һәм "Казан егетләре" төркеме солисты Фәнил Фәйзуллин икенчегә әти-әни булганнар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, аларның бүген төпчек уллары туган.
Абыйсына кечкенә иптәш алып кайтканнар. Сабыйның буе 54 см, авырлыгы 3680. Алсу һәм Фәнил Фәйзуллиннар гаиләсенә иминлек, гаилә бәхете, сабырлык телибез, улыгыз сәламәт, бәхетле булып үссен! Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28046
Нет комментариев