Техника иминлеге – уртак җаваплылык: Арчада укыту семинары узды
5 мартта Арча районында “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы базасында юл-транспорт иминлегенә һәм үзйөрешле техниканы дөрес файлану мәсьәләләренә багышланган укыту семинары узды.
Арча районында юл-транспорт иминлеген тәэмин итү, үзйөрешле техниканы файдалану кагыйдәләрен камилләштерү максатыннан чираттагы укыту семинары үткәрелде. Ул “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы базасында узды һәм анда ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт техник күзәтчелеге вәкилләре катнашты.
Семинар барышында Татарстан Республикасының Арча районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов чыгыш ясады. Ул тракторчы-машинист таныклыкларын алыштыру һәм бирү тәртибе, үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә кую таләпләре турында аңлатмалар бирде. Моннан тыш, техниканың мәҗбүри техник карауларын сыйфатлы үткәрү буенча гамәлдәге таләпләр дә җентекләп каралды.
2025 елда Татарстан Республикасында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре һәм җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары буенча анализ ясалды. Транспорт чараларын йөртүчеләрнең һәм техниканың эксплуатациясе өчен җаваплы вазифаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы мәсьәләләренә дә аерым тукталдылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев