erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тирә-юнебез чиста, матур булсын!

Районда чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү икеайлыгы бара.

1 апрельдән 31 майга кадәр. Җир өсте кардан ачылгач, бар чүп-чар күренә башлый. Тизрәк аларны җыештырып алырга иде. Арчада һәм авылларда хезмәт коллективлары, шәхси, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өмәләргә чыктылар. Чүп-чарны җыялар, тырмалыйлар, эрергә өлгермәгән карларны тараталар.

Арча шәһәр Советы башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина белән рейдка чыгып кердек. Элеккеге еллар белән чагыштырганда Арча күпкә чистарды. Капка төпләренә теләсә нәрсә куймый башладык. Үз тирәбезне җыештырабыз.

Чисталыкка ни җитә!

Арчаның көнбатыш өлешендә 6нчы мәктәпнең 8Г сыйныфы укучылары белән очраштык. Укытучылары Дмитрий Сергиев белән бердәм рәвештә өмәгә чыкканнар.

Рейд күрсәткәнчә, кайбер оешмалар, шәхси кибеттә эшләүчеләр үз тирәләрен чис-тартырга өлгермәгән иде. Кайбер шәхси кибетләр янында шешәләр, тәмәке төпчекләре аунап ята. Сатасың икән инде, кибет тирәсен җыештыра да бел, ди шул тирәдә яшәүчеләр. Рейдлар дәвам итәчәк. Таләпләрне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

Игътибар: конкурс “Экояз–2024”!

Икеайлыкта Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Экояз–2024” конкурсы игълан итте. Конкурс дәвамында һәр атна аерым темага багышлана. Конкурс-та катнашучылар социаль челтәрләрдә “Контактта” үз битендә конкурс биремнәре үтәлеше турында мәгълүмат биреп бара. Һәр атна ахырында конкурста катнашучылар электрон адреска  Eco.pros@tatar.ru хисап җибәрергә тиешләр. Конкурс барган вакытта катнашучының “Контактта”гы бите ачык булырга тиеш. Конкурс эшләре 1 апрельдән 26 майга кадәр кабул ителә. Конкурс шартларын Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының рәсми сайтыннан http://eco.tatarstan.ru/rus/ карый аласыз.

Конкурс номинацияләре:

“Экоярдәмче” (шәхси номинация) – кечкенәләр төркеме (18 яшькә кадәр), зурлар төркеме (18 яшьтән һәм олыраклар).

“Экоберләшмә” (коммерция булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һ.б.).

“Экогаилә”.

“Экокоманда” (мәгариф оешмалары): кечкенәләр төркеме (балалар бакчалары), зурлар төркеме (мәктәпләр).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Экопартнерлар” (масса-күләм мәгълүмат чаралары): басманың интернеты, телевизион массакүләм мәгълүмат чаралары.

“Иң яхшы муниципаль берәмлек” (рейтинг санитар-экология икеайлыгы кысаларында күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча эшләнә).

Темалары:

1нче атнада – “Дусларга ярдәм ит” (сыерчык оялары, кошларга җимлекләр ясау һәм аларны элү, урнаштыру).

2нче атнада – “Без аерым җыю яклы) (икенчел чималдан шәмнәр ясау буенча осталык дәресләре, макулатура җыю, җыю пунктларына иске киемнәрне тапшыру һ.б.).

3нче атнада – “Синең хәрәкәтләр” ( территорияләрне җыеш-тыру буенча чаралар оештыру).

4нче атнада – “Яңарту” (чишмәләрне, территорияләрне төзекләндерү һ.б.).

5нче атнада – “Тынычлык, хезмәт, май” (территорияләрне чистарту, төзекләндерү буенча чаралар).

6нчы атнада – “Җиргә бакча бүләк ит” (агачлар утырту, 11 майда Бөтенроссия урман утырту көне).

7нче атнада – “Зоокайгырту” (иясез хайваннар асрала торган оешмаларга ярдәм итү һ.б., 19 майда Бөтендөнья юкка чыгып баручы хайваннар, үсемлекләр көне билгеләп үтелә).

8нче атнада – “Чиста су”  (елга буйларын чистарту, 20 майда Идел көне билгеләп үтелә).

Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X