erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тәүлек буе чәчәләр

Мин район газетасы редакциясендә 1973 елда эшли башладым. Ул елны апрель ае бик эссе килде, эсселек 30 градуска җитте.

Әле дә хәтердә, “Ракета” колхозы (Иске Ашыт) басуларында костюмны салып йөрергә туры килде. Ул елны 1 майга чәчүләр бетте. Әмма җәен яңгырлар булмады, диярлек, уңыш та түбән булды.

Чәчүгә 9 майдан соң гына керешкән ел да хәтердә, җәе матур килде, яңгырлар да яуды, игеннәр дә уңды.

Боларны быел язгы кыр эшләре соңга кала, дип уфтанучыларны тынычландыру өчен язуым. Бар хикмәт җәйнең ничек килүендә. Шул ук вакытта мөмкин булганда чәчеп калырга да кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 майга 69919 гектарда чәчелергә тиешле сабан культураларының 10592 гектары (15 процент) чәчелгән.

– Башка елларда тәүлеккә барлык мәйданнарның 8 проценты кадәр чәчә идек, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Быел әлегә 4 процент чамасы гына. Кенәр зонасы хуҗалыклары чәчүгә яңа гына керешеп киләләр, туфрак авырдан өлгерә, өлгергән урыннарын чәчеп, өлгермәгән өлешләрен калдырып  торып эшләргә туры килә.

Реклама
erid:2VtzqxJXfYE erid:2VtzqwHGWdx

“Игенче” ширкәте – 1744, “Кырлай” – 1219, “Кишет” ширкәте – 1100, “Яңарыш” – 1040, “Курса МТСы” ширкәте 1030 гектарда сабан  культуралары чәчтеләр.

– Басуларда 300ләп агрегат эшли, шуларның 80нән артыгы чәчүдә, – ди Ренат Гатиятов. – Кырда эшләүчеләрне ашату оештырылды, кызыксындыру чаралары эшләнде. Мәсәлән, “Северный” ширкәтендә механизаторларга сменага 2700–2900 сум акча түләнә, норманы арттырып үтәгән өчен 1 мең сум премия бирелә.

“Игенче”, “Кырлай”, “Яңа-рыш”, “Северный”, “Кишет” ширкәтләрендә “Язның бер көне ел туйдыра” дигән мәкальгә  төнне дә өстәргә кирәк. “Кишет”тә – 3, калганнарында 2шәр сменада чәчәләр. “Игенче” ширкәтендә Илнар Ситдыйков белән Әхтәм Гарипов 895 гектарда чәчү чәчтеләр инде. “Кишет” ширкәтендә Илдус һәм Нияз Фәйзрахмановлар, Илнур Шакиров бер чәчү комплексында сменалап эшләп 781 гектарда чәчтеләр.

Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы уку йортларында белем алучы 72 егет язгы кыр эшләрендә катнаша. Алар алган белемнәрен практикада ныгыталар, кайсы гына хуҗалыкка  барсаң да мактыйлар үзләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев