erid:2VtzquqpS7d
Әтнәдә кырда эшләгән чәчү агрегаты янган
Арча яңалыклары

Әтнәдә кырда эшләгән чәчү агрегаты янган

Ут электр үткәргечләрен дөрес монтажламау аркасында килеп чыккан.

Татарстанның Әтнә районындагы басуда эш вакытында трактор янган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Яңа Җөлби авылы янындагы кырда трактор януы турында хәбәр янгын сүндерүчеләргә көндезге сәгать дүрттә килгән. Авыл хуҗалыгы техникасы электр үткәргечләрен дөрес монтажламау аркасында янган. Урынга 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре чыккан. Янгын турында хәбәр алынганнан соң ярты сәгать узгач утны тулысынча сүндергәннәр. 
Тулырак: http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/tatarstanda-basuda-eshlgnd-traktorga-ut-kapkan

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


https://youtu.be/5U4nlaT-oFw
Арча хәбәрләре

Нет комментариев