Төркиядә яшәүче якташыбыз Фәнис Зыялы җиңүче (ВИДЕО)
Җиңүчеләр арасында арчалар да бар.
Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шагыйрь Муса Җәлилнең 118 еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәмдә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Бәйге быел алтынчы тапкыр уздырыла. Шагыйребезнең шигырьләре 60лап телгә тәрҗемә ителгән. «Җәлил укулары» бәйгесе сәхнәсендә шулар арасыннан 23 телдә әсәрләр яңгырады.Җиңүчеләрне язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Арча районы Наласа егете Рөстәм Галиуллин да котлады. Якташыбыз Төркиядә яшәүче Фәнис Зыялы М. Җәлилнең "Бүреләр" шигырен укып, 1нче урынны ала. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев