ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: «Мондый хөрмәт киләчәккә йөкләмә дә әле ул»
Районның Шәрәфле гражданнары дигән мәртәбәле исемгә лаек булган кешеләрнең һәркайсын күреп беләм. Әмма болай бергәләп җыелганнарын күргән юк иде әле.
12 сентябрьдә район хакимияте каршындагы бакчада Арча районының Мактау тактасын ачу тантанасы булды. Аның оештырылуы, эчтәлеге күңелләргә бик тә хуш килде. Шундый вакыйгада укучыларның, яшь буын вәкилләренең катнашуы тирән мәгънәгә ия. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, районыбыз флагларын да уку алдынгылары, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган укучылар күтәрде.
Шушы урында азрак алгарак китеп, Арча районының Шәрәфле гражданы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһановның әлеге тантанада әйткән сүзләрен китереп үтәм.
– Мин үзем Арчада тумасам да, белгән һәр кеше мине Арчаныкы дип саный. Әтием 15 ел шушы районда район башкарма комитеты рәисе булып эшләде. Мин шушында белем алдым, бар нәрсәгә шунда өйрәндем. Әти һәр иртәне сәгать 6да безне үз янына бастырып Советлар Союзы гимнын тыңлата иде. Ватанны ярату хисе безнең һәр күзәнәккә сеңдерелгән, – диде ул.
– Мактау тактасын булдыру идеясен беренче булып Лотфулла Нурисламович күтәрде, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Аны тормышка ашыруга да үз өлешен кертте. Без анда иң беренчеләр итеп районның Шәрәфле гражданнары портретларын урнаштырдык. Алар барысы да моңа лаек, районыбыз үсешенә үз өлешләрен керткән шәхесләр.
– Мин үземә Арча районы өчен нәрсә эшләдем, дигән сорау да бирдем әле, – диде Арча районының Шәрәфле гражданины, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. – Мондый хөрмәт киләчәккә йөкләмә дә әле ул. Арча районы республикада һәр өлкәдә лаеклы урын тота, матур итеп эшлисез, барысы өчен дә рәхмәт! Киләчәктә әлеге Мактау тактасында гади хезмәт кешеләре күбрәк булсын иде дигән теләгем бар.
Соңгы елларда районның Шәрәфле гражданнары сафы төрле һөнәр ияләре вәкилләре белән тулылана баруы куанычлы. Шуларның берсе – Чөмә-Елга авылында яшәүче Зәкәрия Динмөхәммәтов. Быел дизель тракторында 58нче сезонын эшли инде ул! Аңа сүз бирергә тырышып караганнар иде, мин сөйли белмим, эшли генә беләм, диде.
Россиянең мәгариф отличнигы, лаеклы ялда булса да район халкына дини белем бирүдә армый-талмый хезмәт итүче Рая Фәтхуллина, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 40 елдан артык баш агроном булып эшләүче Габдрәис Рамазанов һ.б.
Безнең иң зур горурлыгыбыз булган Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова әле бүген дә яшьләргә үзенең киңәшләрен бирә, илне, хезмәтне, туган җирне яратырга өнди. Бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер героебыз ул безнең. Үзе Казан кызы булса да Арча җирен үз иткән, бәхетен шунда тапкан.
Районның Шәрәфле гражданы исеменә лаек булган шәхесләрнең инде бакый дөньяга күчкәннәре дә бар. Әмма аларның хезмәте онытылмый, алар истәлеге хәзер районның Мактау тактасында мәңгеләштерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев