Традицион кыйммәтләрне үстерү: Арча районы «Гаилә» илкүләм проектына кергән
«Гаилә» илкүләм проекты 2025 елның 1 гыйнварында эшли башлады һәм 2030 ел ахырына кадәр исәпләнгән.
Проектның төп максаты – күпбалалы гаиләләр санын арттыру (2030 елга карата 15% ка үсеш планлаштырыла) һәм традицион кыйммәтләрне ныгыту.
«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 6 ел дәвамында 18 трлн сум тирәсе акча җибәрү планлаштырыла. Проект биш федераль проектны үз эченә ала:
- «Гаиләгә ярдәм» - Ана капиталы һәм бердәм пособие түләүне үз эченә ала.
- «Күпбалалы гаилә» - ипотека һәм салым ташламаларын каплауга 450 мең сум түләү программасын саклап калу.
- «Ана һәм балачакны саклау» - хатын-кызлар консультацияләрен, перинаталь үзәкләрне һәм балалар хастаханәләрен төзү һәм ремонтлау.
- «Өлкән буын» - өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын үстерү.
- «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» - мәдәни һәм агарту программалары.
Татарстанда «Гаилә» милли проекты кысаларында 2026 елда гомуми финанслау 1,94 млрд сум булган 30 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы хәбәр итә.
«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» программасына 22 объект кергән. Алар арасында: Балтач, Арча, Кама Тамагы һәм Зеленодольск районнарында дүрт балалар сәнгать мәктәбе төзү; Аксубай һәм Лениногорск районнарында ике мәктәпне капиталь ремонтлау; Мамадыш, Кукмара (өч), Балтач һәм Арча районнарында алты авыл мәдәният йортын яңарту; шулай ук биш китапханәне ремонтлау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев