erid:2VtzquqpS7d
Тренер үзенең укучысы белән горурлана
Арча яңалыклары

Тренер үзенең укучысы белән горурлана

Тренер үз эшен һәм укучыларын ярата.

Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин район мәктәпләрендә шашка түгәрәге дә алып бара. Ул үзеннң сәләтле  укучылары турында сокланып һәм  яратып сөйли. Сәләтле укучыларының берсе - Миннебаева Самина - Арчанын 6 нчы мэктэбе, 1 нче сыйныф укучысы. "Әле 1нчедә генә укый, ә сәгатьләр буе кузгалмыйча да шашка уйный, - дип сөйли Хәйдәр Зәйнуллин. -  Шашка буенча катлаулы биремнэр чишэ.  Район һәм тагын да зуррак дәрәҗәдәге ярышларга кандидат. Сәләтле уенчы. Алга таба Самина  безнең өметләрне аклар дип ышанам". Без дә ышанабыз. Саминага уңышлар телибез!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев