erid:2VtzquqpS7d
Төркиягә юллар ябылырмы?
Арча яңалыклары

Төркиягә юллар ябылырмы?

Төркиядә коронавирус котыра. Туристларга юллар кабат ябылырга мөмкин. Кайчаннан?

 

 

"Известия" газетасы 12 апрельдән туристларга Төркиягә юллар ябылырга мөмкин, дип фаразлый. Әмма авиаэлемтәләр тулысынча туктатылмаячак. Чикләүләр бары чартер рейсларга гына кагыла. Шулай ук Төркиядән кайтучыларга 14 көнлек карантин кертүләре дә бар.

Чикләүләрнең сәбәбе - Төркиядә коронавирус йоктыручылар саны кискен арту. Соңгы көннәрдә бу җылы илдә ковид диагнозы расланганнар саны тәүлек саен - 50-55 мең тирәсе исәпләнә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/trkiyag-yullar-yabylyrmy


Арча хәбәрләре

Нет комментариев