erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тукайга 140 ел: Арчада республикакүләм иҗат бәйгесе узды

Бәйгедә Татарстанның 10 районыннан 250 гә якын укучы катнашты.

27 мартта Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты бәйгесе узды.

Әлеге бәйге яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, татар милли һәм сәнгать мәдәнияте хәзинәләренә җәлеп итү, традицияләрне саклау һәм үстерү, шулай ук яшь талантларны ачу һәм аларга ярдәм итү максатларында оештырылды.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» белән берлектә үткәрелде.

Бәйге төрле номинацияләрдә узды: халык җыры, халык уен кораллары (баян, аккордеон, гармун, балалайка, думра, гитара, курай), скрипка, фортепиано, ансамбльләр, этник уен кораллары, укытучы-укучы башкаруы һәм нәфис сүз.

Быелгы бәйгедә Татарстанның 10 районыннан 250 гә якын укучы катнашты. Жюри бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча катнашучылар Гран-при, I, II, III дәрәҗә лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар.

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте. Кочурова Ольга («Нәфис сүз», укытучысы Кочурова З.Г.) һәм Садыйков Ильдан («Халык уен кораллары. Баян», укытучысы Фәхретдинов Н.Р.) «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты бәйгесендә Гран-при ияләре булдылар.

Әлеге казанышлар – укучыларның тырыш хезмәте, укытучыларның югары һөнәри осталыгы һәм милли мәдәнияткә тугрылыкның ачык дәлиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев