erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Туризм рухы Арча җирендә: республика слеты актив яшьләрне берләштерде

Республика туристлары Арча районында узган слетка җыелып, осталыкларын сынады, тәҗрибә уртаклашты һәм туган як тарихы турында белемнәрен күрсәтте.

Арча районында узган республика туристлар слеты төрле төбәкләрдән килгән актив катнашучыларны бер мәйданга җыйды. Чарага барлыгы 110 кеше килде. Алар арасында Арча, Әгерҗе, Азнакай, Кукмара районнары, шулай ук Бөгелмә шәһәре, Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнары вәкилләре бар иде. Бу хакта Укучылар сарае хәбәр итә

Ярыш программасы бай һәм күптөрле булды. Катнашучылар өч яшь төркемендә чаңгы дистанцияләрендә көч сынашты. Алар шәхси беренчелектә, команда ярышларында катнашып, физик әзерлекләрен, командада эшли белү осталыкларын күрсәттеләр.

Слет кысаларында белем һәм зирәклек таләп иткән бәйгеләр да уздырылды. Аерым алганда, катнашучылар “төеннәр бәйләү” бәйгесендә практик күнекмәләрен күрсәтте. “Туган якны өйрәнүчеләр” бәйгесендә исә һәр команда үз районының тарихы, мәдәнияте һәм истәлекле урыннары турында сөйләп, туган төбәккә карата ихтирамын һәм кызыксынуын чагылдырды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча һәр яшь төркемендә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Мондый чаралар яшьләрдә ихтыяр көчен, җаваплылык хисен һәм команда рухын тәрбияләүдә аеруча мөһим роль уйный.

Туристик очрашуларның дәвамы да озак көттермәс. Март ахырында Арча районы кабат республика туристларын кабул итәчәк. Яңа этапта катнашучыларны тагын да кызыклы сынаулар һәм яңа очрашулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев