erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

82 елдан соң туган авылына кайтты...

Закир абыйга 82 елдан соң туган авылы зиратына кайтып яту насыйп булды

Яңа Кишет авылында яшәүче Закир Вәлиев Бөек Ватан сугышына 1941 елның 27 августында алына.

1942 елның 18 июлендә һәлак була.

Хатыны Бибинур апа балаларны ялгызы үстерә, соңрак алар Казан шәһәренә күчеп китәләр. Бүген аларның ике кызлары исән.

Закир абый кебек яу кырында, чит-ят җирләрдә ятып калганнар бихисап күп. Әмма Закир абыйга 82 елдан соң туган авылы зиратына кайтып яту насыйп булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вологда өлкәсенең “Журавли” дип аталган эзләү отряды Новгород өлкәсендә 2023 елның язында казу эшләре алып барганда совет солдатының калдыкларын табалар, анда медальон да була. Аның эчендәге язу укырлык хәлдә була. Шунда язылганнардан һәм Оборона министрлыгы архивы материалларыннан аның 1900 елгы кызылармияче Закир Вәлиевныкы икәнлеге, Арча районы Яңа Кишет авылыннан, хатыны Бибинур исемле булуы ачыклана.

21 июньдә Яңа Кишеттә Закир Вәлиевның сөякләрен туган авылы зиратында җирләделәр.

Башта Яңа Кишет мәктәбе каршында мәрхүм белән хушлашу мәрәсиме булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Югары Советы депутатлары Лотфулла Шәфигуллин, Азат Хамаев, мәрхүмнең оныклары, туганнары, “Журавли” эзләү отряды вәкилләре һ.б. катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев