Ул үзе дә спорт ярышларында катнаша һәм җиңә дә!
Котлыйбыз!
Азамат Һидиятуллин – февраль аеның иң яхшы тренеры!
Арча спорт мәктәбенең чаңгы буенча тренеры Азамат Һидиятуллин февраль аеның иң яхшы тренеры, дип танылды. Әлбәттә, бәяне уңышлар бирә. Әле менә яңа гына Йошкар-Ола шәһәрендә XXXII республика ярышында укучысы Камилә Нигъмәтҗанова 16 км араны уңышлы узып, 1нче урынны алып кайтты. Шул уңайдан без алар белән сөйләшеп утырдык.
Камилә Арчаның 5нче гимназиясендә 9 сыйныфта укый. Чаңгы спортын ярата. Чаңгы секциясенә йөрүчеләр алар гел стадионда. Кышын чаж-чож чаңгыда, кар беткәч, асфальттан рольлерларда “очалар”. Тренажерларда шөгыльләнәләр, йөгерәләр. Атнаның биш көнендә алар стадионда. Даими шөгыльләнгәч, уңышлар да булып тора. Ә иң мөһиме тренер үзе дә балалар белән йөгерә, чаңгыда шуа, тренажераларда шөгыльләнә. Чаңгы ярышларында катнаша һәм җиңә дә, призлы урыннар да ала. Кышкы триатлон буенча Казанда үткән чемпионатта 1нче урынны алды. Тренерга һәм район чаңгычыларына без уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев