Уңыш булмас дип борчылган идек
Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова яза.
Хатлар яздым утырып
Ай-яй, быел кыш карлы булды. Балачактагы карлы кыш. Су күп булыр инде дигән идек. Туң булмады. Ташу да бер-ике көн генә күзәтелде. Дым җиргә сеңеп бетеп барды. Җил дә вакытында исеп, язга җирләрне дә үз вакытына киптереп бетерде. Чәчәккә бөреленгән алма агачларын көнъяк районнарында суык алды. Ә бездә бөредә генә булып калды, алма уңышы да әйбәт булды.
Бәрәңгеләр утырткач, әй, матур яңгырлар ява башлады. Печән өсте җитте. Беренче кат печәнне сабантуйдан соң ук җыеп киптерергә көннәрен бирде.
21 июльдә безнең авылда гына бозлы яңгыр яудырып, Аллаһы Тәгалә үзенең кодрәтен күрсәтте. Беренче яртыда яуган боз кичке алтыда эреп бетмәгән иде әле. Уңышлар булмас инде дип борчылган идек. Яңадан җылы көннәр килде. Яшелчә уңышы да, бәрәңге уңышы да искиткеч булды. Кишер елы дисәң дә була.
Аллага шөкер, печәнлекләр печән белән тулды. Бәрәңгеләр урнаштырылды. Төрле төсләргә кереп, алтын көз килде. Әбиләр чуагы да булды.
Ил-көннәребез тыныч булып, үстергән уңышларыбыздан файдаланырга, исән-сау булырга язсын!
Гөлгенә Гыйниятова.
Югары Пошалым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев