erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уңыш, бәхет, шатлыклар тырышканнан килә

Аның шәһәрдә үз сату урыны бар. Бу кешенең килгәнен көтеп алалар, янында кеше өзелмәс, кемдер үзенә кирәкле әйбергә заказ биргән, кемдер киңәшер яки үзен күреп сөйләшер өчен генә килгән.

– Минем Арчада сату итә башлаганга егерме елдан артты инде, – ди Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров. –  Үзеңнең кешеләргә кирәклегеңне тоеп яшәү үзе бәхет бит инде! Мин үзебезнең үстергән, җитештергән, әзерләгән, экологик яктан чиста булган әйберләрне генә сатам.

Рәис алып килгән байлыкның төрләрен санап бетерерлек түгел, ниләр генә юк анда: яңа сауган сөт, каймак, эремчек, тавыклар яңа салган йомырка, берничә төрле ит, бал һәм умарталардан алына торган башка продуктлар, ул хуш исле мунча миллекләре... Кем әйтмешли, күгәрчен сөте генә юк. Хәер, сорасаң икенче килгәндә анысын да алып килер.

Әле яңа гына Рәиснең хуҗалыгында булдык. Минем анда күп тапкырлар булганым, бу турыда язганым бар. Әмма күпме килсәң дә әлеге кешенең тырышлыгына сокланып туя алмыйсың. Һәрвакыт нинди булса яңалык белән очрашасың.

Бер елны ул бройлер белән кызыл әтәчне кавыштырып яңа төр тавыклар үстерә башлаган иде. Аларга сорау зур булган, чөнки эрерәк тә, йомырканы да күп сала болар. “Сорап кайлардан гына килмәделәр”, – ди ул. Үзенең инкубаторы бар. Быел Пушкин токымлы мәһабәт әтәчләр белән тавыкларын кавыштырып тагын бер яңа токым чыгарам, ди.

Рәиснең берәр тонналы үгезләре турында язган бар инде. Берсенең ите 600 килограммнан артты, ди. Бушаган урыннарга яңаларын бастырып куя. Бер үгезне шәхси хуҗалыклардагы сыерлар өчен тота, монысы да зур эш, чөнки кысыр сыер асраудан файда юк.

– Айга алты көн рәттән көтүгә чыгам, – ди ул. – Кайберләр өчен ул авыр хезмәттер, ә минем өчен – күңел хәләте, үзе бер ял. Күңел күзе күргән кешегә ниләр генә юк болында! Ул чәчәкләр, кошлар, дару үләннәре җыйнап кайтам.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәис Шәкүровны сабантуйларда бизәлгән җигүле ат белән күрәсең. Аты да нинди әле! Карлыгач кушаматы бик дөрес бирелгән, авыл карлыгачы инде менә! Ул минем юлдашларга атын җигеп тә күрсәтте. Чөнки алар яшьләр, аларга ат заманы эләкмәгән.

– Атларга карата минем аерым мөнәсәбәт, – ди Рәис. – Дүрт яшьтә булганмын, әти төшке ашка кайткан (ул ат җигеп эшли иде), мин атка атландырыгыз, дип ялварам икән. Әти түзмәгән, мине атландырып та куйган. Шул килеш бер сәгатьләп утырганмын, әти чыкканда йокыга киткән булганмын: “Кулыңны ыңгырчактан көчкә ычкындырдым”, – дип сөйләгән иде әти”.

Карлыгачны чанага җикте Рәис һәм “Алга!” – дип әмер бирде. Малкайның акыллылыгына исләр китеп карап торабыз. “Артка чик!” – дигәнне дә үтәде. “Үз гомеремдә 80ләп атны җигәргә өйрәттем, бу үзе бер сәнгать кебек. Бары тик берсен генә өйрәтеп булмады”, – ди хуҗа кеше.

Сәнгать дигәннән, Рәис сәхнәләр тоткан кеше. Гармун уйный, җырлый, шигырьләр сөйли.

Умартачы икәнен әйткән идем инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X