Үз мөлкәтеңне тикшер: Росреестр Татарстан халкын ЕГРНдагы мәгълүматны актуальләштерергә чакыра
1 декабрь – милек салымнарын түләүнең соңгы көне. Шул уңайдан Татарстан Росреестры гражданнарга үз объектлары буенча ЕГРНдагы мәгълүматның дөреслеген тикшерергә киңәш итә.
Татарстан Республикасы Росреестры идарәсе милек ияләренә үзләренең күчемсез милек объектлары турында мәгълүматның ЕГРНда дөрес чагылышын тикшерергә киңәш итә. Бу 2025 елның 1 декабрендә милек салымнарын түләү срогы чыгу белән бәйле.
Үз мөлкәтегез буенча мәгълүматны ЕГРНдагы шәхси исемлек аша тикшерергә мөмкин. Моның өчен Госуслуги порталындагы шәхси кабинетка яки Росреестр сайтына керергә кирәк. Аннары алынган мәгълүматны Федераль салым хезмәте сайтындагы «Имущество» бүлегендәге шәхси кабинетта күрсәтелгән объектлар белән чагыштырырга киңәш ителә. Аеруча объектның төре, адресы, мәйданы, кадастр номеры, кадастр бәясе кебек характеристикаларга игътибар итәргә кирәк.
Әгәр аермалар булса, тиешле гариза юлларга кирәк була. ЕГРНдагы мәгълүматны төзәтү өчен гаризаны Росреестр яки Дәүләт хезмәтләре порталлары аша тапшырырга мөмкин. Салым органына мәгълүматны актуальләштерү өчен – салым хезмәтенең шәхси кабинетына мөрәҗәгать ителә.
Росреестр белгечләре искәртә: “объект төре” һәм “рөхсәт ителгән куллану төре” дигән характеристикалар милекнең кадастр бәясенә һәм, нәтиҗәдә, еллык салым күләменә җитди йогынты ясый.
Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов сүзләренчә, бигрәк тә күпкатлы йортлар һәм торак булмаган биналардагы машина һәм склад урыннарына аерым игътибар кирәк.
“Машина урыны” төшенчәсе 2017 елдан гамәлдә, ул РФ Шәһәр төзелеше кодексының 1 нче маддәсе 29 нчы пунктына кертелгән. Шуңа кадәр мондый объектлар “бина эчендәге урын” дип теркәлә иде. Хәзер исә объектның төрен актуальләштерү өчен хуҗага бары тик “объект төрен үзгәртү турында гариза” бирү җитә – техник документлар да, дәүләт пошлинасы да таләп ителми.
Әлеге вакытта склад (кладовая) булып торган биналар өчен хуҗалар гариза биреп “Кладовая” дигән рөхсәт ителгән куллану төрен күрсәтә ала. Бу очракта 1000 сум дәүләт пошлинасы каралган, һәм кадастр бәясе яңадан исәпләнә”, – дип аңлата Парамонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев