erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вертолет белән Казанга озатканнар

Суда гомерләр өзелмәсен


Җылы матур көннәрне күпләр су коенып калырга тырыша. Җәйге айларны һәрбарчабызга хәвеф-хәтәрсез үткәрергә язсын! 
Шулай беркөнне (8 июль) “Казансу“ паркы күленә су коенырга төштек. Ярый әле шушы ясалма күл бар! Чишмә суы керә, икенче башыннан чыгып китә. Бакалар белән рәхәтләнеп су коенабыз. Бакалы, димәк, чиста, химия юк. Бездән капма-каршы якта бер хатын-кыз да су коена. Бермәлне моның судан башы гына чыгып тора башлады. “Менә рәхәт чигә“, – дим. Карыйм, һаман бер урында бу. Сәер, дип аның янына йөзеп бара башладым. Мин “сәер“  дип кычкырып әйтүгә янәшәдә су коенучы Арчаның 1нче мәктәбенең 7 сыйныфны тәмамлаган Ильяс Надр-
шин һәм, яр буендагы ике ир кеше суга сикереп, йөзеп килеп, бу хатын-кызны судан тартып чыгардылар. Беренче ярдәм күрсәтү буенча егетләргә белгәннәремне әйтеп тордым. Яны белән яткызып,  аркасына, күкрәгенә баскалагач, авыз-борыныннан су чыга башлады. Үлгән бугай, диделәр. Суда озак тормады, үләргә тиеш түгел, дидем. Судан тартып чыгарган бер ир кешенең хатыны шунда ук ашыгыч ярдәмгә шалтыратты. Ашыгыч ярдәм машинасы бик тиз килеп җитте. Ике фельдшер ярдәм күрсәтә башладылар. Тырыша торгач, әлеге хатын-кызның исән икәне беленде. Район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә салдылар. Вертолет белән Казанга озатканнар. 
Беренче ярдәм күрсәтүчеләр турында аерым язып үтәм
Кәчедән Фәнисә Галәвиеваны без йортлары янган күп балалы Вәлиәхмәтовларга ярдәм итүче буларак беләбез. Монда да туры килеп торуын кара син! Ире Ринат шунда ук ярдәм итәргә суга сикерде, Фәнисә ашыгыч ярдәмгә шалтыратты. Ашыгыч ярдәм килгәнче һәм алып киткәнче алар авыр хәлдә калучының яныннан китмәделәр. Ашыгыч ярдәм бригадасы турында аерым әйтеп үтәм. Диспетчер – Илүсә Рамазанова. Фельдшерлар Мәдинә Сәләхова һәм Сөмбел Мөхетдинова медицина ярдәме күрсәттеләр. Судан тартып чыгарган һәм беренче ярдәмне күрсәткән икенче ир кеше – Арчада яшәүче Марат Фәттиев.  Зыян күрүченең авыз-борыныннан су чыгаруда аның ярдәме зур булды. Суда хәле авырайган хатын-кыз исән-сау була күрсен. Шөкер, тирә-ягыбызда яхшы кешеләр күп. 
Су коенуның үз тәртибе бар
Бу турыда Арча районында гадәттән тыш хәлләр хезмәте җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән сөйләштек. “Арча районында “Казансу“ паркындагы күлдә массакүләм ял итү өчен мөмкинлекләр  бар, – дип сөйләде Искәндәр Юзаев. – Анда бүген иртәнге сәгать 9дан кичке 17 сәгатькә кадәр коткаручылар дежур тора. Быел республикада сулыкларда 28 кеше батып үлде. Арча районында суга батып үлү очрагы булмады. Суга батуның сәбәпләре – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Исерек килеш суга керәләр яки ярдан суга сикерәләр. Махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коеналар. Коену өчен су температурасы кимендә 19-20 градус булырга тиеш. Суда 20 минуттан артык коенмаска. Кояш астында озак торганнан соң кинәт кенә суга керергә яки суга сикерергә ярамый. Салкыннан мускуллар кыскарып, хәтта йөрәк туктарга мөмкин. Балалар белән булганда иң элек суга зурлар керсен. Судагы халәтне һәм тирәнлеген чамалау өчен. Суда төрле көтелмәгән хәлләр булуы ихтимал: чокыр, иске балык ятьмәләре, көчле агым һәм башка төрле куркыныч каршылыклар. Кабартылган матраслар шулай ук хәтәр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк”.
Һәм инде, билгеле, балаларны кечкенәдән йөзәргә өйрәтергә кирәк. Исән-сау булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре