erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ветераннар белән җылы очрашу

Урта Пошалым китапханәчесе Гөлназ Галимҗанова хәбәр итә.

Үрнәк авыл җирлегендә, мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләр, балалар авыларда яшәүче, Бөек Ватан сугышы елларында Тылда хезмәт куйган ветераннарның өйләренә барып хәлләрен белде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ветераннарга Республикабыз Рәисе Рөстәм Миннехановның бүләге һәм котлавы, шулай ук район башлыгы И. Г. Нуриевның котлавы тапшырылды. Ветераннар белән җылы очрашуда алар үзләренең хатирәләре белән уртаклашып, хезмәтләрен зурлаган өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Ветераннарыбызның һәрберсенең тормыш шартлары бик яхшы булуына куанып кайттык. Иң куанычлысы -алар берсе дә ялгыз яшәми, яннарында аларны олы хөрмәт белән тәрбия кылучы балалары, туганнары бар. Югары Пошалымда яшәүче Абдуллин Габделхак, Гыйльметдинов Тәлгать, Бадгетдинов Тахаветдин абыйлар, Урта Пошалымнан Гөлҗәүһәр апалар сугыш чорында әле үсмерләр генә булуына карамастан, үзләреннән Җиңүгә өлеш керткән авылыбызның хөрмәтле кешеләре. Аларга исәнлек телибез, киләсе Җиңү бәйрәмнәрен дә күрергә язсын әле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре