erid:2VtzquqpS7d
Винера Ганиеваның кайгысын уртаклашабыз
Арча яңалыклары

Винера Ганиеваның кайгысын уртаклашабыз

Тагын бер кайгылы хәбәр.

 Тагын бер кайгылы хәбәр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бүген кич 28 декабрь көнне Татарстанның халык артисты, күп кенә татар җырчыларының укытучысы Винера ханым Ганиеваның тормыш иптәше Камил әфәнде Фәйзрахманов якты дөньядан киткән. Тавыш режиссеры булып эшләгән Камил абыйны күпләр белә иде. Җырчылар да, тамашачылар да. Винера ханымның инстаграмында да күренгәли иде ул. Моннан 4 ел элек әлеге күркәм гаилә үзләренең Энҗе туйларын билгеләп үткәннәр иде. Быел август аенда бергә яшәүләренә 34 ел булды.    Нишләмәк кирәк, менә шундый күңелсез яңалык бүген. Винера ханымның тирән кайгысын уртаклашабыз. Туганнарына, дусларына, иҗатташларына сабырлык телибез.

 Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31571

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев