VK Fest янә Казанга килә
Ни өчен Казан?
VK Fest янә Казанга килә. Фестиваль 7 июньдә шулай ук «касә» янындагы мәйданчыкта узачак.
Узган ел VK Fest Казанда 20 мең кешене җыйган, ә билетлар стартка ике көн кала таралып беткән, дип билгеләп үттеләр оештыручылар. Быел территорияне киңәйтергә һәм тагын да күбрәк кунаклар кабул итәргә вәгъдә итәләр.
Ни өчен яңадан Казан сайланды? Фестиваль җитәкчесе Зоя Новикова моны түбәндәгечә аңлатты:
"Без чыннан да Казанны уникаль дип саныйбыз. Бу яр буе, бу «касә» – шәһәр өчен үзенчәлекле урын. Бер генә объект та безне мондый перфомансларга илһамландырмады әле. Без администрациягә үзебезнең тыйнак хулиганлыкларыбызны булдыру мөмкинлеге бирүләре өчен рәхмәтле. Фестиваль - ул һәрвакыт үзенә гадәттәгедән бераз күбрәк рөхсәт итү турында", - дип билгеләп үтте оештыручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев