Әлеге түләү барлык пенсионерларга да кагылачак, шул исәптән эшләүче һәм хәрби пенсионерларга да.
Инфляция белән бәйле рәвештә дәүләт аерым төр категориядәге гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтергә тиеш, дип белдерде Владимир Путин “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары белән очрашу барышында. Бу хакта “Российская газета” сайты хәбәр итә.
Президент әлеге чараның эшләүче һәм хәрби пенсионерларга да кагылуын билгеләп үтте.
Шулай ук Путин ел ахырында хәрбиләргә уртача 15 мең сум акча түләүне гадел булыр иде, дип саный.
Фото: Дмитрий Рогулин/ТАСС
Нет комментариев