erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәрби хезмәткә чакырылудан читләшсәң...

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, Ватанны саклау Россия гражданинының бурычларының берсе булып тора.

Ул 1998 елның 28 мартындагы “Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында“гы 53нче номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

“Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында“гы Федераль законның 22нче маддәсе нигезендә, хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге, хәрби исәптә торучы яки тормаучы, әмма хәрби исәптә торырга тиешле һәм запаста булмаган ир-атлар чакырыла. Әмма практика күрсәткәнчә, чакырылу яшендәге күп кешеләр хәрби хезмәт үтүдән читләшәләр, бу чакырылучының аңлы рәвештә хәрби хезмәткә чакыру буенча барлык яки аерым бурычларын үтәмәүдә чагыла.

Хәрби хезмәткә чакырылудан читләшү хәрби комиссариат чакыруы буенча медицина тикшерүенә, чакыру комиссиясе утырышына яки хәрби комиссариатка (Россия Федерациясе субъекты хәрби комиссариаты) хәрби хезмәт үтү урынына сәбәпсез килмәве булырга мөмкин. Әгәр чакырылучы шундый юл белән хәрби хезмәткә барудан качарга уйласа, җинаять җаваплылыгы барлыкка килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәрби хезмәткә чакырылудан читләшкән өчен җаваплылык, аннан азат итү өчен законлы нигез булмаганда, чакырылучы чираттагы чакырылудан гына читләшкән яки хәрби хезмәт үтүдән бөтенләй читләшергә теләгән булуга карамастан, РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотыла.
Әлеге маддәдә 200 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 18 айга кадәрге хезмәт яки башка кереме күләмендә штраф яисә ике елга кадәр мәҗбүри эшләр  яисә алты айга кадәр арест яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгы каралган.

Хөкем ителү, биографияне бозудан тыш, әлеге кешенең гомумгражданлык  хокукларына һәм ирегенә вакытлыча зыян сала, шулай ук яңа җинаять ясаган очракта гаеплегә җинаять-хокукый характердагы тагын да  кырысрак чаралар куллануга нигез булып тора.

Ильяс Миннебаев,
Арча районы прокуроры ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев