erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Хәтер яши”: Арчаның тугызынчы балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг үтте

Балалар сугыш темасына җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Арчаның тугызынчы балалар бакчасында тантаналы митинг узды. Ул көнне балалар бакчасында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бәйрәмчә киенгән балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабалары Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән батырларны данларга җыелды.

“Без бүген илебезгә тынычлык китергән халкыбызның батырлыгын искә алырга җыелдык, – дип килгән кунакларны сәламләде Арчаның тугызынчы балалар бакчасы мөдире Эльвира Мостафина. – Күпме генә вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы халык хәтерендә мәңге яшәячәк. Безнең бурыч – үсеп килүче буынга җиңүнең нинди югалтулар, авырлыклар аша килүен җиткерү. Бүген без Бөек Ватан сугышы батырларын искә алабыз, шул ук вакытта хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар турынад кайгыртабыз. Аларның тизрәк туган якларына, якыннары янына Җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп калабыз”.

Митинг Россия гимны белән башланып китте. Илебез азатлыгы өчен башларын салган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тантаналы митингтан соң бәйрәм балаларның чыгышлары белән дәвам итте. Алар солдатлар батырлыгы турында шигырьләр сөйләде, сугыш чоры темасына багышланган җырлар, биюләр башкарды.

Сугыш чоры балаларына багышланган сәхнә күренеше күпләрнең күзләренә яшь китергәндер. Анда балалар үз яшьтәшләренең ничек итеп сугыш чоры авырлыкларын кичерүләрен күрсәтте.

Мондый чаралар балаларны тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә. Аларны Ватанның чын патриотлары итеп тәрбияләүгә тәрбиячеләр зур көч куя. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәр төркем балалары үзләренең сугышта катнашкан әби-бабаларыннан сакланып калган әйберләрдән чемоданнар туплап, алардан күргәзмә оештырганнар.

“Безнең балалар бакчасында 14 төркем, аларның һәрберсенең үз герое бар, – дип күргәзмә белән таныштырды Арчаның тугызынчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Ләйсән Батыршина. – Һәр төркем үз чемоданын булдырды. Балалары безнең бакчага йөрүче махсус хәрби операциядә катнашкан әтиләр дә игътибар үзәгендә. Аларга багышлап стендлар ясадык. Икенче стендә бакча хезмәткәрләренең, балаларның Бөек Ватан сугышында һәлак булган әби-бабаларының фотографияләре урын алган”.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби коммисарның өлкән ярдәмчесе Айгөл Хәсәнова балаларны һәм килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, үсеп килүче яшь буынга хәрби-патритик тәрбия бирүгә керткән хезмәте өчен балалар бакчасы коллективына Мактау грамотасы тапшырды.

 “Бу балалар бакчасына минем оныгым Мәрьям йөри, – диде бәйрәмгә кунакка килгән Гомәр Гыйльмуллин. – Бик матур бәйрәм күрсәттеләр. Тәрбиячеләргә бик зур рәхмәт. Сугыш бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Минем Шәяхмәт бабам сугышта хәбәрсез югалган. Мондый чаралар балалар өчен бик кикрәк. Гомумән, безне монда еш чакыралар. Бакчадагы һәр бәйрәм югары дәрәҗәдә бик матур үтә. Мин “супре бабай” бәйгесендә дә катнашып, диплом алдым”.

Рәүхия Нургалиеваның тугызынчы балалар бакчасына оныгы Мурат йөри.

“Балалар бакчасына чакырган һәр бәйрәмгә бик теләп барабыз, тәрбиячеләрне дә, бакчаны да бик яратабыз, – диде ул. – Җиңү бәйрәме – ул аеруча күңелгә үтеп керә торган моңсу да, күңелле дә бәйрәм. Минем әти ягыннан да, әни ягыннан да бабаларым сугыштан исән-сау кайтканнар. “Сугыштан кайтып, бер ун гына ел булса да, яшәсәм иде”, – дип теләгән булган Бәдертдин бабам. Сугыштан соң унөч ел яшәгән. Бабаларым икесе дә Теләче районында җирләнгәннәр. Зиратка кайтып, каберләрен карап-чистартып торабыз”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев