erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Ычкындырма, шәп егеткә ошаган”

Арча ЗАГС бүлегендә

Арча ЗАГС бүлегендә Гаилә көне уңаеннан Арчада яшәүче Венера һәм Илдар Шәфигуллиннар гаиләсе белән бик матур очрашу үтте.

Аны Арча ЗАГС бүлеге “Алгарыш” яшьләр үзәге белән берлектә оештырды. Илле елга якын иңне-иңгә куеп яшәгән Шәфигуллиннар Арча педагогика көллияте студентларын, булачак әти һәм әниләрне үз гаиләләре традицияләре белән таныштырды.

Венера Әлтафовна танышу, кавышу тарихлары турында шулкадәр кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, юмор катыш сөйләде, яшьләр аны тын да алмый тыңлады, урыны-урыны белән көлеп тә куйдылар.

– Бер туй вакытында күрдем мин Венераны. Күзгә-күз караштык, таныштык, беренче тапкыр күрештек. Озата баргач кына белдем, ике ел аның белән бер йортта яшәгәнбез икән! Аннан ул ял итәргә китте. Кайткач, дуслык дәвам итте. Тәкъдим ясадым. Ул ризалык бирде. Өйләнештек. Башта Казанда яшәдек. Гаилә, балалар, эш – вакыт шулай үтте. Хәзер лаеклы ялда, шулай да эшлим әле, – дип кыска тотты гаилә башлыгы.

– Әйе, балачак дустымның туе иде ул. Без, институтта бергә укыган алты кыз, Анапада җыелырга сөйләшкән идек. Чемоданнар тутырылган, икенче көнне чыгып китәргә кирәк. “Килмәсәң, дус дип санамыйм”, – дигәч, башта каршы килсәм дә, туйга барырга туры килде. Шунда кияүнең дуслары арасында аерылып торган бер егеткә игътибар иттем. Соңыннан, озата баргач, сөйләшеп киттек, ике ел бер йортта, тик төрле подъездда яшәгәнебезне аңладык. Шулай таныштык. Минем сөйләшеп йөргән егетем бар иде инде ул вакытта. Минемчә, ун егет булсын, сайлый бел, шарт куй, ничек үзен тотуына игътибар ит. Икенче көнне ул да Казанга кунаклар алырга бара булып чыкты. Ялга киткәч, Илдар турында оныттым. Әмма язмыш безне кабат очраштырды. Бер елдан тәкъдим ясады. Туганнарым белән таныштырырга Яңа Кенәргә сабантуйга алып кайттым. Абый аны күргәннән соң: “Ычкындырма, шәп егеткә ошаган”, – диде. Танышканга – 48, өйләнешкәнгә 47 ел үткән инде. Туйдан соң көндәлек тормыш китте. Эш. Балалар. Яслегә унбер айдан бирдек. Ул вакытта юл юк, пычрак, коляска белән барып булмый. Ярый, әнкәй, иремнең әнисе, ярдәмгә килә иде. Мин Арчада салым инспекциясендә, Илдар газ буенча эшли. Газлаштыру вакыты иде. Төнлә кайта, иртүк чыгып китә. Балалар аны күрми дә. Мич ягасы, кырык чиләк мунчага, өч-дүрт көянтә эчәргә су ташыйсы. Башта Казанда яшәсәк, әти-әни авыру сәбәпле, 1991 елдан Арчага күчтек без. Һәм әлегә кадәр биредә яшибез. Икебез дә лаеклы ялда. Шуңа карамастан, Илдар эшли, ә мин җәмәгать эше белән шөгыльләнәм. Пенсиягә чыкканнан соң тик утырмас өчен күңелгә яраклы, эшләгәндә вакыт булмаган шөгыль табарга кирәк. Районда аның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Күргәзмәләр, музейлар, спектакль-концертлар, тарихи урыннарга бару, кызыклы шәхесләр белән очрашу, волонтерлык хәрәкәте һәм башкалар. Вакыт кына җитсен. Ә гаиләгә килгәндә, ул үзара ихтирам, аңлау, гафу итә белү, тыңлау һәм ишетү, ышану, бер-береңне саклауга корылган көндәлек хезмәт. Ныклы гаилә, лаеклы балалар, яраткан оныклар шуларның нәтиҗәсе. Киңәшем – белем алыгыз, тормышта үз урыныгызны табыгыз. Кызлар, әгәр сезне сайлаганнар икән, бәяли белегез. Егетләр, әгәр кыз сезне сайлап, кияүгә чыгарга ризалыгын биргән икән, онытмагыз, ул сезгә үзенең язмышын ышанып тапшыра. Бу – зур җаваплылык. Шәфигуллиннар нәселендә язылмаган закон бар – бер генә тапкыр өйләнәләр, – диде Венера ханым һәм гаилә традицияләренә, кыйммәтләренә дә (нәсел шәҗәрәләре дә эшли ул) аерым тукталып үтте. – Мәхәббәт туйга кадәр булса, туйдан соң тормыш башлана. Үз тиңегезне ничек бар, шулай кабул итегез.

Бу көнне очрашуга килгәннәрне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан эшләнгән фотокүргәзмәгә куелган Бруньколар гаиләсенең утлы мәхәббәт тарихы белән таныштырдылар. Психолог Наталья Григорьева үзенең киңәшләрен бирде.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре