erid:2VtzquqpS7d
Зиратларда өмәләр
Арча яңалыклары

Зиратларда өмәләр

Гөберчәк авылыннан Халидә Габидуллина хәбәр итә.

Гөберчәк авылында зиратны берничә ел элек сетка белән әйләндереп алганнар иде. Хәзер инде кабат яңарту эше башланды: сетканы алып, яңа профильләр куеп(элек җитеп бетмәгән урыннарга), аларны буядык. Яшел, ак төстәге коймалар кайткан, шуларны беркетеп чыгасы булачак. Билгеле, бу әле эшнең башы гына, чөнки койма материалы җитеп бетми. Әкренләп анысы да булачак.  Бөтен эш тә өмә ясап башкарыла. Өмәдә авылда яшәүчеләр дә, читтә яшәп, авылга кунакка кайтучылар да катнаша.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев