Сезнең хатлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Убырлы карчык белән бергә юл кагыйдәләрен өйрәнәбез
Бу тормышта без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз.Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Хәзерге алга киткән технологияле заманда барыбыз да каядыр ашыга, кабалана. Шунлык белән тирә-ягыбыздагы гади генә әйберләрне күрмибез, аларга карата битарафлык күрсәтәбез. Соңгы елларда юлларда транспорт саны арткананнан арта бара. Бу исә юлларда бик сак йөрергә кирәклеген искәртә. Балаларыбыз исән-имин йөрсеннәр өчен иң кирәкле һәм гади юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук белергә тиеш.
-
Онытылмас хатирә
Технология дәресендә 5-8 сыйныф укучылары махсус хәрби операция символикасы һәм мәктәп атамасын чигеп кулъяулыклар әзерләделәр.
-
Серле каләм иясе
“Бер гаҗәеп илнең кунагы мин, Яратырга үзен өлгердем, Кулын изәп чакыруы булды, Бар эшемне ташлап йөгердем”... (Сиренә Гатиятова “Шигърият”)
-
Дуслар белән бергә булганда, яшәве күңеллерәк, эшләве җиңелрәк
Искечә Яңа ел бәйрәмен бик күңелле итеп, якын тирә авыл үзешчәннәре, хезмәттәшләребез, тулырак итеп әйткәндә, Илдус авылыннан Рамилә һәм Равиләләр, киленнәре белән Яңа Кенәр авылы мәдәният йорты үзешчәннәре, биюче кызлары, моңлы сандугачлары, Иске Ашыт үзешчәнннәре белән бергәлектә матур бәйрәм үткәрдек.
-
Хуш киләсең, Яңа ел!
Яңа ел бәйрәме могҗизаларга бай. Тиздән Яңа ел җитә. Көтәбез һәм әзерләнәбез...
-
Кошларга бергә ярдәм итик!
Экологик проблеманың глобаль булуы, үзебез яшәгән җирлектә, тирәлектә чагылуы, безне, балалар бакчасы тәрбиячеләрен, битараф калдырмый һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән төрле төрдәге эшчәнлеккә этәрә.
-
Беренче балалар бакчасында Яңа ел кичәсе үтте
Бәйрәм «Чыршы әйләнәсендә» дигән исем астында үтте.
-
Юлда куркынычсыз булганда, тормыш матур
Декабрь аенда Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасының 1нче номерлы уртанчылар төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча балалар һәм ата-аналарның ел саен үткәрелә торган уртак эшләнмәләре күргәзмәсе булып узды.
-
Ташкичү һәм Яңа Кишет авыл җирлекләре фестивальдә катнашты
Районыбызда үткәрелеп килүче «Милли хәзинә» дип исемләнгән иҗат фестиваль конкурсының чираттагысы, безнең мәдәният йортыбызда үтте.
-
Өлешчә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм кирәк
Өлешчә мобилизация башлангач, районыбыздан да махсус хәрби операциягә ир-атлар китә башлады. Алар башта “Казан Экспо“да әзерлек курслары үтте. Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән ун авылдан да 18 ир-ат китте.
-
Яңа Кенәр интернат мәктәбендә бәйрәм уздырдык
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.
-
Арчада балалар бакчасы һәм көллият катнашында республикакүләм семинар узды
Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында «Туган илем-халыкларның уртак йорты» темасы астында республикакүләм семинар булып узды. Чыннан да, бу көнне бакчабыз халыкларның уртак йортына әйләнгән иде. Идел буе халыкларының милли киемнәрен киеп, балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Бакчаның һәр тарафыннан милли моң һәм җыр агыла иде. Әлеге чара «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте» белән берлектә үткәрелде.
-
Ни кызганыч, кайберләребез бу хакыйкатькә бик соң төшенә
Тормышның бөтен матурлыгы да шунда
-
«Чишмәкәй» балалар бакчасында узган экологик чарада әти-әниләр дә катнашты
Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында 23 ноябрьдә 1нче номерлы уртанчылар төркемдә әти-әниләр һәм балалар белән берлектә «Табигать белгечләре» исемле экологик уен оештырылды.
-
Арчаның 1нче номерлы балалар бакчасында «Әниләр көне» узды
Ана! Нинди бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга?! Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке Ана булуда.