erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчада бар шундый предприятие! Хис-тойгыларның чамасы булмады!

Бик ошады.

Янәшәбездә генә икән ләбаса ул! Могҗиза!

Моңа без тагын бер кат инандык. Безнең В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәптә һөнәрләр белән танышу атналыгы булды. Менә шушы атналыкта 7 А һәм 7Б сыйныф укучылары “Арчаның автотранспорт предприятиесе”нә  сәяхәткә барды. Балалар белән бик күп кызыклы мәгълуматлар алдык. Арча автопредприятиесе  1945 елда сугыштан соң оешкан. Менә инде ул 77 ел халыкка хезмәт күрсәтә. Бүген дә ул уңышлы гына эшләп килә. Без моның шулай икәнен үз күзләребез белән күрдек.

    Директор урынбасары Айдар Мөхәмәтханов автопарк белән таныштырды, зур яңа, заманча автобусны күрсәтте, ремонт мастерскоена, токарь, агрегат, мотор цехына, автобусларны юу урынына алып керде. Методик бүлмәгә кадәр  бар. Анда ел саен автобус йөртүчеләр белемнәрен арттыралар. Монда безнең укучылар ГИБДД инспекторлары белән очраштылар. Юл йөрү кагыйдәләрен бергәләп искә төшерделәр, кагыйдәләр язылган китапчыклы булдылар.

      Предприятие ишегалдында ял итү урыны, волейбол һәм баскетбол уйнау өчен мәйданчык да бар. Төп бинасында да төрле уңайлыклар эшләнгән. Бөтен җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Сокланып карап йөргәнне күреп, Айдар Рамилевич: “Бездә һәрвакыт шундый тәртип. Рүзәл Баязитович бик таләпчән кеше. Без аннан үрнәк алабыз”, - диде.

       Музей үзе бер истәлекләр, хатирәләр дөньясы. Шактый зур урын били ул. Тарихи фотоларны, документларны, әйберләрне балалар кызыксынып карады. Элеккеге телефон, җитәкче өстәле белән урындыгы, социалистик ярыш флаглары – бар да бүгенге заман баласына кызыклы иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Аннан актлар залына үттек. Биредә “Арча АТПсы” җитәкчесе Рүзәл Гәрәев  предприятие тормышы турында, мондагы һөнәрләр турында сөйләде. Ул биредә 38 ел җитәкче булып эшли. Үз эшенә бирелгән кеше. Ә эшләре җиңел түгел. Юл, транспорт, пассажирлар белән бәйле үтә дә җаваплы хезмәт башкаралар. Бу очрашуда безнең мәктәп директоры Эльмира Сафина да катнашты.  Аның балачагы АТП белән бәйләнгән. Әтисе Назыйх Салихов АТПда баш инженер булып эшләгән. Эльмира Назыйховна өчен бу предприятие әтисен, балачагын хәтерләткән якын бер урын иде. Шуңа да ул дулкынланып сөйләде. Һәм шундый эчтәлекле, матур сәяхәт оештырганнары өчен Эльмира Назыйховна Рүзәл Баязитовичка рәхмәт әйтеп, алга таба да предприятие уңышлы эшләсен, дип теләде.

       Ахырдан Рүзәл Баязитович барыбызны да “Венеция” кунак залына чакырды. Чәй өстәле артында җылы бер мохитта Рүзәл Баязитович үзенең балачагы турында сөйләде. Балалар тәмле ризыклар белән сыйланып, җитәкчене кызыксынып тыңладылар. Тамак ялгап чыккач, укучылар зур, яңа автобуска кереп утырдылар. Арча буйлап сәяхәт... Бу үзенә күрә тагын бер яңалык булды. Балаларның хис-тойгыларының чамасы юк иде!

        Әйе, автобус йөртүчеләрнең эше җаваплы. Яңгыр, кар, буран – юлга чыгып китәргә кирәк. Транспортсыз кешегә кыен. Аларны автобуска утыртып, тиешле урыннарына алып барып җиткерергә кирәк. Бик мәрхәмәтле хезмәт бу. Балалар әнә шуңа төшенде. Юл газабы-гүр газабы, ди халык мәкале. Кешеләр юлларда интекмәсен, автобуслар йөреп торсын иде. Без, сыйныф җитәкчеләре, балалар, әти-әниләр, “Арча АТПсы” җитәкчесенә, коллективка шундый җылы очрашу оештырганнары өчен  бик рәхмәтле һәм алдагы көннәрендә уңышлар телибез.

Раушания Җәләева, Гөлназ Сафиуллина,

7 а һәм 7 б сыйныфлары җитәкчеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре