erid:2VtzquqpS7d
Беренче балалар бакчасында Яңа ел кичәсе үтте
Сезнең хатлар

Беренче балалар бакчасында Яңа ел кичәсе үтте

Бәйрәм «Чыршы әйләнәсендә» дигән исем астында үтте.

Арча шәһәренең беренче  балалар бакчасында "Чыршы әйләнәсендә" дигән бәйрәм кичәсе булды. Чыршы, чыршы без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матур булып

Бизәлгәнсең бу юлы.

Яңа ел бәйрәмнәре ниндидер гәҗәеп матур һәм тылсымлы бәйрәм булып тоела. Балалар гына түгел зурлар да көтеп ала бу бәйрәмне. Залның уртасында бизәлгән чыршы басып тора. Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар - бәйрәмнең чын бизәкләре! Бәйрәмгә урманнан Куян да килгән иде. Кар бабай, Кар кызы һәм Куян бергәләп балалар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр балаларының осталыкларына сокланып карадылар. Кыш бабай алып килгән бүләкләр балаларга бик ошады. Балалар бакчасы мөдире Алсу Шакирова әти-әниләрне бәйрәм белән котлады, балаларга Мактау грамоталары тапшырды. Ил-көннәребез тыныч булсын, яңа еллар котлы булсын!

Г.Б.Зиннәтова

Ә.Р. Габделбәрова


Нет комментариев