erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Истәлекләр яңарды

Дүртенче классны тәмамлаган җәйне фоторәсемнәр ясау теләге туды. Җәй көне көтү чиратларына чыгып акча тупладым. Бер көтүгә чыккан өчен бер сум бирәләр. Өйрәнү өчен арзанлы гына, 12 сумга, “Смена” фотоаппараты сатып алдым. Фоторәсем ясауның зур мәшәкате бар: караңгы бүлмә, кызыл ут, фотозурайткыч, бачок, фотокәгазь, фотопленка, ачыгайткыч, ныгыткыч һәм башка вак-төякләр. Тырыша торгач өйрәнеп киттем. Тора-бара кесә чамасына, җаена карап, фотоаппаратны яхшыракларына алыштырып бардым. Урта мәктәптә укыганда “Зоркий”, армия сафларында хезмәт иткәндә “ФЭД-2”, Яңа Кенәр сельпосына эшкә килгәч, бик әйбәт, яхшы саналган “Зенит-NIL” фотоаппараты сатып алдым.

Их, хәзер аларның кадере бетте шул, һәр кешенең кесәсендә фотоаппарат. Хәтта бакча балаларында да бар.

Үзем фотога төшереп ясаганлыктандыр, миндә фоторәсемнәр бихисап күп. Уннан артык фотоальбом, кәгазь тартма белән сакланганнары да бар. Беркөнне шул кәгазь тартмадагыларын караганда бер фотога тап булдым. Артына русча язылган: “Лучшему пионерскому вожаку района т. Бадрутдиновой А. на память от вожатых юбилейного года. 3.03.1972 г. Председатель райсовета пионерской организации Нуриева Г.Б. Секретарь РК ВЛКСМ Габдрахманова А.С.”

Район вожатыйлары бу фотога пионер оешмасына 50 ел булу уңаеннан төшкәннәр.

40 ел буе муенына кызыл галстук тагып вожатый-методист булып эшләгән Бәдретдинова Әлфия апа бүгенге көндә Югары Оры авылында кызы Кадрия, кияве Наил тәрбиясендә, ике оныгым бар дип, сөенеп, куанып яши. Инде Югары Оры авылына күченеп яши башлаганына да 12 ел булган. Бу фотода Әлфия апа үзе юк. Командировкага киткән вакыты була. Фотодагы Әлфия танып әйткән берничә кешене генә язып үтәм: уртада 1нче рәттә башкалардан өлкән Шәгъвәнә Хәкимова. Ул район пионерлар сараенда эшләде. Китте, китте тезеп. Ә менә соңгы рәттә уртада Сәлимә, безнең район башлыгының әнисе була, ди.

Бу фотога 50 елдан артык вакыт үткән. Шәгъвәнә, Сәлимә апалар бакый дөньяда инде. Бу язмам аларның рухына дога булып барып ирешсен.

Әлеге фоторәсемдәгеләрнең исән булганнары үзләре яки балалары танып кайтаваз итеп бу мәкаләгә үз фикерләрен язып җибәрсәләр, шат булыр идек. Языгыз, көтәбез. Мин бу фоторәсемне Әлфия апага өенә кереп тапшырдым. 94нче яше белән баруга карамастан, мин ишектән килеп керүгә танып кычкырып җибәрде: “Сельпода бухгалтер булып эшләгән Габделбәр!” – дип, якты йөз белән куанып, үз туганыдай каршы алды ул мине. Фотодагы күп вожатыйларның исемнәрен белә. Күзлексез фотоның бер алдын карый, артындагы язуын кат-кат укый. И, аның куанганын күрсәң. Ничек шатланмаска, хезмәттәшләр, дуслары бит.

Сөйләшеп утырырга, аралашырга бик ярата. Язып куйганны укыган кебек, гел сөйли. Бүген дә вожатый булып эшли дип белерсең. Сөйләү сәләте булганга, эше дә үрнәк булганлыктан ул гел чыгышлар ясый торган була. Эш тәҗрибәсен башкаларга да җиткерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Машина яллап кына Югары Орыга бардым. Шофер кисәтеп: “Ярты сәгатьтән артык торма, барасы җирем бар”, – диде.

Мин: “Озак тормыйм, карточка гына калдырып чыгам”, – дип кереп киттем. Әлфия апага шаклар катып тыңлап утырып бер сәгать вакыт үткәнен сизми дә калганмын.

Шофер: “Бер сәгать булды бит инде, кайтасыңмы, юкмы, чык әйдә, чыкмасаң калдырып кайтып китәм”, – дип шалтыратты.

Әлфия апа белән хушлашып, озаклап сөйләшеп утырырга икенче килермен,  дип  чыгып машинага утырдым. Иртәгесен үк “Рәхмәт, энем  бик күңелем булып калды. Кайчан киләсең тагын, алдан шалтыратып кил”,  – дип шалтыратты.

Габделбәр Сабиров,

Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Илдар

    0

    0

    Беренче рәттә ак блузкалы Саттарова Надирә апа. Казанбаш урта мәктәбендә вожатый иде. Соңы елларда Арча питомнигында яшәде. Хәзер вафат инде. Урыны оҗмахта бусын.

    2
    X