“Күбәләк” балалар бакчасына 10 яшь
2015нче елның 1нче сентябренең көзге кояшлы иртәсендә Арча шәһәре 11нче номерлы «Күбәләк» балалар бакчасы үзенең ишекләрен тәүге тапкыр ача.

Шушы якты, җылы, матур 2 катлы бинага балалар тәүге адымнарын ясыйлар. Шул көннән балачак илендә тормыш кайный башлый. Инде менә 10 ел сизелми узып та киткән. Алар шатлыклы вакыйгаларга бай булды, бакчабызда зур эшләр башкарылды. Затлы кунакларны каршы алу, тәҗрибә уртаклашырга килгән коллегаларга эш тәҗрибәсе күрсәтүме, конкурс, шигъри бәйгеләр - барысы да уңышлы гына узды. Кыскасы, бакчабызда җыр, бию, балаларның шат авазлары тынып тормады.

Шул уңайдан бакчабызда бәйрәм кичәсе булып узды. Кичәгә бакчабызда эшләп киткән коллегаларыбыз, мәгариф идарәсе методистлары, әти-әниләр, бакчабызны тәмамлап, инде мәктәптә укучы сәләтле балаларыбыз чакырулы иде. Бәйрәм җыр-моң, шигырьләр белән үрелеп барды. Без узган елларны искә алып, бакчабызны тәмамлап мәктәпкә киткән балаларның чыгышларына сокланып, үсеп килүче буыныбызга куанып, рәхәтләнеп ял иттек. 11нче номерлы «Күбәләк” балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар һәм ата-аналар! Барыгызны яраткан бакчабызның туган көне белән котлыйм. Инде 10 ел буе балалар бакчасы балаларга бәхет, шатлык бүләк итә. Монда алар аң- белем, тәрбия алалар, нәкъ монда нәни дусларыбызның яңа тормыш юлы башлана. “Күбәләгебез” киләчәктә дә балаларга бәхетле балачак бүләк итсен, тагын да зуррак уңышларга ирешсен!!!
Гүзәлия Хәкимова, Арча шәһәре11нче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев