erid:2VtzquqpS7d
Мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып кайтты
Сезнең хатлар

Мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып кайтты

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр кунакларны көтеп ала.

Ташкичү авыл җирлегенә кергән Мәдәният йорты хезмәткәрләре, бергәләп, Арчада урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортына матур концерт программасы белән барып, анда яшәүче өлкәннәребезнең күңелләрен күтәреп, үзләренең моңлы тавышлары, кабатланмас биюләре белән ял иттереп кайттылар. Барлык чыгышларны да өлкәннәребез яратып карадылар, сабырсызлык белән көтеп алдылар, хәттә бергәләп кушылып җырладылар да. Кабат тагын килүебезне сорап, җибәрәселәре дә килмичә озатып калдылар. Без үз чиратыбызда, анда яшәүчеларгә сәламәтлек, түземлек телибез, ә эшләүчеләргә зууур сабырлык насыйп итсен дибез. #Ташкичусдк

Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева


Нет комментариев