erid:2VtzquqpS7d
Шурабашта күңелле вакыйга
Сезнең хатлар

Шурабашта күңелле вакыйга

Йөрәкләре миһербан белән тулы шәхесләр бар.

Күңелле вакыйга

Шурабаш авылынының мәдәният йорты төзекләндерелде. Сәхнә ясалды, тәрәзәләргә пәрдәләр эленде, агарту, буяу эшләре алып барылды. Мәдәният йортыбыз хәзер балкып, үзенә тартып тора.

Гашыйклар көненә, Ватанны саклаучылар хөрмәтенә күңелле чаралар үткәрдек. Авыл халкы бик теләп катнашты, рәхмәт аларга. Хәзер халыкара хатын-кызлар көненә әзерлек бара. Концертлар белән артистлар да килер дигән өметтә калабыз.

Риясыз ярдәм итүчеләр бар һәм алар булып тора. Йөрәкләре миһербан белән тулы шәхесләр. Аларның берсе  -- ”Заря” ширкәте җитәкчесе Рәдиф Мөбәрәкҗан улы Закирҗанов. Яңа Кенәр авыл җирлеге, Шурабаш авылы халкы һәм мәдәният хезмәткәрләре исеменнән бик зур рәхмәт сезгә! Кылган яхшылыкларыгыз белән халыкны куандырып, сау-сәламәт яшәргә язсын.  

Халисә Лотфуллина,

Шурабаш мәдәният йорты җитәкчесе.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев