erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сирәк кешеләрнең берсе

Дәү бабам (Хәнифә әбиемнең әтисе) Вәлиев Зиннәт Әсәт улы 1932 елның 6 мартында Наласа авылында колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып туа.

Бала чагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Ул елларда дәү бабам, башка яшьтәшләре кебек үк, колхозда  көнне төнгә ялгап эшләп Җиңү көнен якынайтуга үз өлешен керткән.

 Дәү бабам 1939–1946 елларда Наласа җидееллык мәктәбендә укыганнан соң, 1947 елда 3 айлык тракторчылар курсын тәмамлый. Армиядә хезмәт итә. 1957 елда Мөндеш МТСында тракторчылар бригадиры, ә 1965 елдан туган авылында колхоз бригадиры булып эшли. Ул эшләгән чорда “Октябрь” колхозы иген уңышы җыеп алу буенча елдан-ел зуррак нәтиҗәләргә ирешә. Дәү бабам күп тапкырлар СССРның авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, 1969, 1970, 1971 елларда җиңеп чыга: Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Ә иң кыйммәтле бүләге – 1975 елның 14 февралендә тапшырылган  Хезмәт Кызыл Байрагы ордены була.

“Бабаң  җаны-тәне белән бирелеп эшли торган сирәк кешеләрнең берсе иде, – дип сөйли  Хәнифә әбием. – Ул авыл һәм авыл халкы өчен бик күп эшләр башкарды. Төнлә ут бетсә, вакытында утны ялгатырга тырыша иде. Су бетсә,  торба ремонтлаучыларның берсе үзе булды. Чишмәләр дә чистартты, бик күп агачлар утыртып парклар ясатты. Хәтта күлләрне тирәнәйтеп, янына яңасын казытып, балык-ларга кадәр үрчетте”.

Дәү бабам дәү әбием Тәкмилә белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәнифә әбием дәү бабайны тырыш һәм кайгыртучан ата иде, дип сөйли. Өй янында бик матур бакча үстергән, умарта кортлары тоткан. Абҗабар дигән күрше авылдагы бер урыс дустыннан балык тота торган җәтмә, тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрергә өйрәнгән. Әбием әтисенең  җәй көне соң гына эштән кайтуын, эштән кайткач, көйли-көйли кортлар каравын, бергәләп помидор-кыярларга су сибүен (әле 60 нчы елларда помидор-кыярларны сирәк кеше генә утырткан), җиләк, миләшләрнең сортларын алыштырып торуын, бакчаның бер почмагына душ ясавын, ә кыш көне кич буе я ятьмә, я кәрзин үрүен, я киез итек басуын, ямавын, яки булмаса тальян гармунда уйнавын сагынып һәм сокланып искә ала. Елга бер тапкыр  җәй көне балаларын Казан шәһәренә экскурсиягә алып барып, зоопаркта, паркта булырга да вакыт таба уңган, бала җанлы ата.

Ә дәү бабамның татарча көрәш белән мавыгуы үзе бер тарих. Ул кечкенәдән нык, таза булып үсә. 16 яшендә туган авылы Наласа сабан туенда беренче батыр кала. 1955 елда Наласа, Арча Сабан туеның икенче батыры була һәм берничә ел рәттән шул урынны бирми. 1971 елда республикакүләм татарча көрәш бәйгесендә 2нче урын, район җыелма командасында  Муса Җәлил призына үткән бәйгедә 3нче урынны ала. 1974 елның октябрендә район көрәш бәйгесендә 80–90 килограммлы үлчәүдә 1нче урынны ала. Казанның Ленин районы Сабан туенда 2 ел рәттән 2нче урын, Горький паркында узган бәйгедә дә 2нче урынны яулый. 1997 елны  65 яшендә дә Наласа сабан туенда 2нче батыр кала. Көрәш техникасы белән түгел, ә үз көче белән көрәшә торган таза, нык көрәшче дип яраталар аны.

Тәкмилә әбием белән Зиннәт бабайның биш баласы да белем алганнар, үз гаиләләре белән балалар үстереп әйбәт кенә эшләп, яшәп яталар. Дәү бабам гына мәрхүм инде. Ул 2004 елның 15 июлендә бу якты дөньяны һәм безне калдырып, 72 яшендә вафат булды. Ә аның нәселен, эшләрен дәвам итүчеләр – аның балалары, оныклары һәм оныкчыклары...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәү әбием Вәлиева Тәкмилә Ибраһим кызы төп йортта кече малае Хафиз, килене Гөлгенә белән матур гына яшиләр. Өч оныгы зур үсеп буйга җиттеләр инде.

Дәү әбием бүгенге тормыштан бик канәгать. “Аллага шөкер, кадер-хөрмәттә яшим. Балаларым, оныкларым “әбием” дип кенә торалар, – ди. – Оныкчыкларны күрү бәхетенә дә ирештем. Бабагызны гына бик сагынам, юксынам. Исән булса, бу тормышны күреп бик шатланыр иде”.

Без дә дәү бабабызны бик юксынабыз. Аның белән горурланабыз...Бу искә алулар аңа дога булып барып ирешсен иде.

Азалия Сабирова.

Түбән Мәтәскә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X