erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

1 октябрь кайбер пенсионерлар өстәмә түләүләр алачак

Кайбер төбәкләрдә пенсионерлар 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә өстәмә түләү ала алачак, дип яза «Татар-информ»

Бу хакта «Прайм» агентлыгына профессор, «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү институтының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов сөйләде, дип яза РИА Новости.

Бу федераль түгел, ә җирле бюджетлардан бүлеп бирелә торган төбәк ярдәме. Ахыргы карарны урыннарда хакимият кабул итә.

«Өстәмә түләүләр күләме һәм шартлары төбәккә бәйле рәвештә аерылырга мөмкин», - дип аңлата эксперт.

Кайбер муниципалитетларда үз программалары гамәлдә. Алар турында белү өчен пенсионерларга алдан ук Социаль фондның территориаль бүлекчәсенә яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда бу уңайдан түләү каралганмы һәм аны алу өчен гариза бирергә кирәкме икәнлеге турында хәбәр итәчәкләр, дип йомгаклады Виноградов.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев