erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данир Сабировның элек йөргән кызы турында Миләүшә: “Аны барыгыз да белә, ул атказанган артист”

Данир Сабировның хатыны Миләүшә телеграм-каналында гаилә тормышындагы кризис турында язган. “Кризис һәркемдә була. Әгәр кемдер аларның гаилә тормышында һәрвакыт кәнфит-букет чоры гына дип әйтсә, ышанмыйм.

 

Бездә бу өйләнешкәннең беренче елында ук булды. Минем кеше түгел бу, аерылышырга кирәк, дип уйладым. Ә барысы да аның элек йөргән кызының шалтыратуыннан башланды. Ул миңа Данирга туры килмисең, дип әйтә иде. Данир мине сагынамы, дип тә сорый иде. Данир аның шалтыратуларына һәрвакыт җавап бирде, сөйләште. Сез аны барыгыз да беләсез. Татарстанның атказанган артисты. Ул үзе Данирны бернәрсәң дә юк, дип кимсеткән.

Ә без аның белән тормышка карата төрле карашлар булганыбыз өчен ачуланыша идек. Мәсәлән, миңа мине каршы алулары, озатулары мөһим. Ә Данир моны кирәк дип санамады. Ул игътибарлы түгел иде. Миңа аны чагыштырырлык кеше бар. Хәтта әти белән.

Ә хәзер, Аллаһка шөкер! Хыялланган иремне үзем тәрбияләдем дип әйтергә мөмкин! Шулай да мәхәббәт һәм түземлек җиңде!
Ә сезнең кризислар булдымы? Аларны ничек үткәрдегез?” дип язган ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Язылучылары исә, Данирның элекеге очрашып йөргән кызы – атказанган артистның кем булуы белән кызыксынган. “Миләүшә, йоклап булмый бит бүген, аның исемен белмичә” дип язучылары да бар араларында.

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/danir-sabirovny-elek-yrgn-kyzy-turynda-milsh-any-barygyz-da-bel-ul-atkazangan-artist

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X