erid:2VtzquqpS7d
Алабуга янында «КАМАЗ» йөк машинасы һәм вахта автобусы бәрелешкән. Бер кеше үлгән
Яңалыклар

Алабуга янында «КАМАЗ» йөк машинасы һәм вахта автобусы бәрелешкән. Бер кеше үлгән

Алабуга районында “Алабуга МИЗ” территориясендә кичке бишенче яртыда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

 

Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәренчә, «КАМАЗ» йөк машинасы һәм вахта автобусы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә автобуста 20 кеше була.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бер кеше үлгән, тагын өчесе хастаханәдә.
«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, 39 яшьлек хатын үлгән, биш кеше җәрәхәтләнгән. Аларның хәле ачыклана.
«Урынга Алабуга прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов чыккан. Юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерү оештырылды. Хәлләр ачыклана», — дип шәрехләде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

https://vatantat.ru/2022/11/96323/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев