erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан аяк киенсәң яхшы

Арчада район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендә Арча районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең утырышы булды

Утырышта сүз район территориясендә 2024 елның язгы ташуы белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, хәвеф-хәтәрләрне мөмкин кадәр киметү буенча өстәмә чаралар күрү турында барды.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов үзенең чыгышында язгы ташуны имин генә үткәреп җибәрү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Синоптиклар язның озакка сузылып килү ихтималын әйтә, кар әкренләп эрер, туң катламы бик юка булганга (кайбер басуларда бөтенләй юк) кар сулары туфракка сеңәр, көчле ташулар булмаска тиеш. Әмма моның нәкъ шулай булачагына беркем дә гарантия бирә алмый. Шуңа күрә һәр төрле хәлләргә әзер булып торырга кирәк.

Утырышта шулай ук төрле хезмәтләр, су басу куркынычы булган җирлек башлыклары чыгышлары тыңланды. Комиссия кабул иткән карарда кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге ачык күрсәтелгән. Район территориясендә республикада иң зурлардан саналган Көтек буасы бар. Үрнәк авыл җирлеге башлыгы анда тәүлек буе дежур торуны оештырырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кәче авылы, Казансу елгасы аша күпер булмау сәбәпле, һәр елны язгы ташу вакытында икегә бүленеп кала. Ярый әле мөмкинлек табып җәяүле күпере ясап куйдылар. Аерылып калган өлешендә кирәк-яракларны алдан әзерләп куйдылар.

Авыл җирлекләре башлыкларына, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенә бу чорда аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Халыкка аңлату эшләре алып бару да мөһим. Ата-аналар балаларга контрольне көчәйтергә тиешләр, аларның су буйларында уйнавына юл куймаска.

Язгы ташу чорында янгын куркынычсызлыгы да игътибар үзәгендә булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X