Автоюрист автобусны үткәрмәгән өчен штраф турында кисәтте
Тукталыш урыныннан китә торган җәмәгать транспортына юл бирмәгән машина йөртүчегә штраф салырга мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ»га автоюрист Лев Воропаев хәбәр итте.
«Әгәр сез торак пункттагы тукталыштан китүче автобуска юл бирмәгән булсагыз, штраф 500 сум тәшкил итәчәк», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый хокук бозу өчен җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.17 маддәсенең 1 өлешендә каралган («Маршрут транспорт чарасына яки махсус яктылык һәм тавыш сигналлары кабызылган транспорт чарасына хәрәкәттә өстенлек бирмәү»).
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев