Арча районында инвестицион үсеш мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды
Бүген Арча районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре килде.
Делегацияне агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләде. Шулай ук очрашуда «Халыкара программалар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре дә катнашты.
Сәфәр кысаларында кунаклар район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән берлектә районның социаль-икътисади үсеше өчен мөһим булган юнәлешләр турында фикер алышты.
Очрашуда түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде:
- Арча районы өчен яңа үсеш нокталарын билгеләү;
- Перспективалы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре;
- Җирле бизнесны һәм инфраструктураны үстерү өчен өстәмә шартлар булдыру.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, уртак эш нәтиҗәсендә Арча районына яңа инвестицияләр җәлеп итү һәм халык өчен яшәү һәм хезмәт куюга уңайлы шартлар тудыру мөмкин булачак.
- Бердәм көч белән башкарылган эш Арча районының инвестицион мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк. Районыбызга яңа проектлар җәлеп итү һәм халык өчен уңайлы мохит булдыру — безнең төп бурычларның берсе. Бу эшләр «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында да зур әһәмияткә ия, — диде ул.
Очрашу барышында яклар киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтү һәм район икътисадына инвестицияләр җәлеп итү буенча уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләште. Арча районында инвестицион климатны яхшырту һәм эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендәге эш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев