erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бар микән күрәселәр? Янә бәяләр турында... ("Шәһри Казан)

Татарсыз Россия бүген кайларга кадәр барып чыккан булыр иде микән? Кая карама – татарлар! Кая сүз ташлама – безнекеләр... Искә дә алмас идең, шушы атна арасында гына үзебезнең Эльвира Сәхибзадә кызы Нәбиуллина үзе җитәкләгән Үзәк Банкының ачкыч ставкасын тагын бер күтәреп куйды бит әле...

 

Башбанкның гади-рядовой банкларга әҗәткә биреп тора торган кредит ставкасы 9,5 процентка кадәр очып менде. Бер ел элек кенә 4,25% тәшкил иткән ачкыч ставка Россия халкын бурычка батырды да, кире үз куначасына менеп кунаклады, дисәк тә дөрес була.

Яхшы хәлме бу, начармы?
Әйдәгез, зыяннарын барлар алдыннан, “арзанлы кредитлар” китергән “куяннар”ны саныйк. Ачкыч ставканың түбән булуы банкаларга гади кешеләр арасында “арзанлы” кредитлар таратырга зур мөмкинлекләр ачты. Санап кына карагыз: 2021 елда гына Россиядә 1 миллион бәхетле автомобилист кредитка ялтырап торган өр-яңа машина алып җибәрде, 640 мең гаилә льготалы ипотека хезмәтләреннән файдаланып өр-яңа фатирлы булды. Сүз дә юк, арзанлы кредитлар товарга, бигрәк тә кеше буе җитмәслек товарга халыкның кулын озынайтты. Ләкин икенче яктан бу рәхәтнең бер михнәте бар – котырып бәяләр үсте... Бәяләр күтәрелгәннән дөньяга таралган зәһәр ис ниһаять югары кабинетларга кадәр менеп җитеп борын кытыклый башлауга, эшнең җитдилеген өстәгеләр дә абайлап алды, булса кирәк. Бәяләрне үстермәс, кулдан ычкынган инфляцияне кабат кулга алыр өчен дип, ил Хөкүмәте, озак уйлап тормастан, ачкыч ставканы тагын бер арттырырга дигән фәрман чыгарган булып чыкты. Ләкин бәяләрне авызлыкларга бу гына ярдәм итәр микән соң?

Мин финансист түгел. Ләкин хәтта мин дә аңлыйм: Россиядәге бизнес 80-90 процентка кредитлар хисабына алып барыла. Башкача юлы да, мөмкинлеге дә юк. Ни өчен дигәндә, алып сатар өчен ирекле акча кирәк. Ә ирекле акча гадәттә банкта яши... Димәк, кредит бәясе кимендә 5,25%ка артты исә, бу артык чыгымны сатучы кем җилкәсенә сылый?.. Пушкин күптән мәрхүм... Әлбәттә, синең белән минем җилкәгә! Нәтиҗәдә, товар бәясе тагын арта, инфляция тагын да өскәрәк сикерә, шулай булгач, “арттырдың ни дә, арттырмадың ни” булып чыга түгелме?.. Һәр очракта да түгел.

Белгечләр, кредит “бәясе”нең артуы аркасында халыкның сатуп алу мөмкинлеге кимер, шул сәбәпле кирәк-кирәкмәс товарны сатып алырга теләүчеләрнең аппетиты сүрелер, шуңа күрә әйбернең бәясе төшәр дип фаразлый.

Мантыйк юк түгел. Әлеге сәбәп соңгы елларда шаулап чәчәк аткан торак һәм машина базарларын якын киләчәктә какка таяндырырга бик тә ихтимал, дип уйлыйм мин. Көннәрнең берендә льготалы кредитлары икегә тапкырланса, кредит капкыннары буш килеш шапылдый башласа? Ә?..

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзәк Банкның чираттагы утырышы 18нче мартта булачак ди...

Бар микән күрәселәр?

Әмир Исламов.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bar-mikn-krselr-yan-byalr-turynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X