erid:2VtzquqpS7d
БДИга үзгәрешләр кертелә
Яңалыклар

БДИга үзгәрешләр кертелә

Быел Бердәм дәүләт имтиханында чираттагы үзгәреш­ләр пәйда булачак. Мәгълүматны анализлауны, шулай ук мәсьәләне төрле ысуллар белән чишүне таләп иткән биремнәр күбрәк булачак ("Ватаным Татарстан").

 

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев әйтүенчә, 2022 елда математика буенча имтиханда кайбер гади биремнәр катлаулыракларына алыш­тырылачак. Имтиханны, пандемиягә кадәрге чорда ничек үткәрелгән булса, шулай үткәрү күздә тотыла. «2020 елда вузга керүчеләр генә БДИ тапшырды, калган укучыларга аттестация нәтиҗәләре буенча аттестат тапшырылды. Ә 2021 елда вузга керергә планлаштырмаучылар элеккечә – дәүләт чыгарылыш имтиханын бирде», – дип искә төшереп үткән ул.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев