«Бердәм Россия» Казанда югары сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү форумы уздырды
Татарстан Республикасында «Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабында «Мәгариф – 2026» форумының икенче этабы узды.
«Минем карьерам Бердәм Россия белән» партия проекты кысаларында оештырылган чара Казанның 5 нче лицееннан һәм 1 нче мәктәптән 40 өлкән сыйныф укучысын җыйды, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.
Штаб җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева, булачак абитуриентларны сәламләп, тормыш эшен аңлы рәвештә сайлауның мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар мәктәп укучыларына экспертлар һәм төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре белән турыдан-туры аралашырга ярдәм итә.
Форумның төп өлеше «Югары белем: югары уку йортын һәм уку юнәлешләрен ничек дөрес сайларга» дигән темага панель дискуссиядән башланды. Очрашуның модераторы булып штабның ивент-менеджеры Георгий Зубко чыгыш ясады.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев