erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Берьюлы ике хатын-кызны елан чаккан

Чаллыда елан чагу очраклары арткан. Берьюлы ике хатын-кыз, елан чагу сәбәпле, 5нче шәһәр хастаханәсенә эләккән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Табиблар кисәткәнчә, әлеге еланнарның агуы бик зур хәтәр белән яный. Шуңа күрә зыян күрүчеләргә шундук табибка күренергә кирәк. Елан һөҗүменә эләгүчеләрнең берсе – Гүзәлия Минхәерованың хәле медиклар тырышлыгы белән яхшыра башлаган. Хастаханәгә ул югары температура, калтырау, косу билгеләре белән килеп кергән. Аны шәһәргә таба юл читендәге урманда елан чаккан.

“Озын куе үләнне ерып барганда чакты. Үзе юан, үзе зур. Гәүдәсен генә күрдем, башын – юк. Әлләни авыртмады, черки тешләгән кебек кенә булды”, – дип сөйләп үткән ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айгөлне исә Тукай районында җиләк җыйганда елан чаккан. “Бирегә балык тотарга барган идек. Шимбә көнне өйгә кайтып китәргә җыенып йөри идек инде. Иртән җиләккә барып килдем. Шунда нәрсәдер аягымны тешләгән кебек булды. Үзем күрмәдем. Носки белән кроссовкадан идем. Аяк киемен салгач, тишек сыман яра күрдек. Шөпшә яки төклетура чаккандыр, дип уйладык. Өйгә кайткач, аяк шешә башлады. Калтыратырга тотынды”, – дип искә алган үзенең күргәннәрен ханым. Икенче көнгә аягы тезенә кадәр шешкән, йөри алмаслык хәлгә җиткән. Айгөл хастаханәдә генә үзенә елан чакканын белгән.

Табиблар кисәтеп әйткәнчә, елан чакса, кичекмәстән чарасын күрү мөһим. Яраны шундук хлоргексидин яки водород перекисе белән чистартырга кирәк. “Мондый очракта супрастин кебек аллергиягә каршы дару эчеп кую, су эчү таләп ителә”, – дип аңлатып үткән 5нче хастаханә терапевты Гөлназ Хисамиева.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/146568/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев