Бу атнада һава торышы ничек булачак?
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләре атна һава шартларына җентекле күзәтү ясадылар, аның буенча республикада торган эссе кими башлаячак.
Синоптиклар 18 июнь сишәмбе һәм 19 июнь чәршәмбе көннәрендә Татарстанда һава торышы көнбатыш циклонның актив атмосфера фронтлары йогынтысында формалашачак дип фаразлый.
Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, 15-20 м/с җил фаразлыйлар. Боз да яварга мөмкин. Ул вакытта җил тизлеге 23 м/с җитәргә мөмкин.Төнлә һава температурасы +16..+22 градус булачак, 18 июнь көндез +30..+35 градус, 19 июнь +26..+31 градус көтелә.
20 июньдә, пәнҗешәмбе көнне, циклонның китүе һәм атмосфера басымының артуы белән, кыска вакытлы яңгыр көнчыгыш районнарда төнлә генә булачак. Көндез антициклон калкулыгы тәэсирендә явым-төшем көтелми. Температура фоны бераз төшәчәк һәм төнлә +13..+18 градус, көндез +24..+29 градус тәшкил итәчәк.
ТР Гидрометүзәгенең фаразлавынча, 21 июнь җомга көнне һәм 22 июнь шимбә көнне республикада һава торышының тотрыксыз булуы көтелә. Урыны белән яшенле яңгырлар явачак. Температура фоны сизелерлек кими - көндез +20..+25 градустан югары булмаска тиеш.
Чыганак: https://tnv.ru/tat/news/kazan/397911-tatarstanda-atnalyk-ava-toryshy-ll-esse-bet-/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев