erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Казанда Хәтер көне үткәрелде

Казанда Хәтер көне уңаеннан татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылынды

Бүген Казанда Хәтер көне үткәрелде. Татар халкы тарихында әлеге истәлекле дата республиканың төрле мәчетләрендә билгеләп үтелә. Төп чаралар аеруча зурлап башкалада – «Кол Шәриф» мәчетендә узды. Бу уңайдан җыелышка Татарстанның төрле почмакларыннан аксакаллар, мөхтәсибләр, имамнар килде. Әлеге чараны Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы оештырды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Хәтер көне» җәмәгать белән өйлә намазы уку белән башланды, аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Намаздан соң мәчеткә җыелган халык гадәттәге маршрут буенча Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән мавзолей һәм Сөембикә манарасы янына юнәлде. Биредә чараның төп өлеше узды. Каберлек янында Коръәннән сүрәләр укылды һәм Казанны алганда шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына төрле вакытларда һәлак булган татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылынды. Җыелган халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын сорады, диелә хәбәрдә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәтер көне ел саен Татарстан мәчетләрендә Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән Рамазан ае тәмамланганнан соң 2 атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X