erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәяләр төшә: нәрсәләргә?

Евро белән доллар бәясе соңгы атнада ярыйсы ук төште. Һәрхәлдә, 160 сум түгел инде. Кайбер көннәрдә доллар 74 сумга кадәр төште. Дүшәмбе аның бәясе 81 сумга күтәрелгән иде ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

 

Шуңа бәйле рәвештә, кибетләрдә бәяләр дә аска тәгәри башлады. (Гомер күренмәгән нәрсә инде үзе!)
Шәхсән үзем чәй, каһвә, кайбер төр төзелеш материалларына, шоколад, көнбагыш маена бәя төшүне күрдем. Белгечләр бу күренеш алдагы атналарда да күзәтеләчәк дип вәгъдә итә.

– Март башында бәяләрнең иң югары ноктасыннан санасак, шул ук көнкүреш техникасы бәяләре хәзергә 15-20 процентка кимеде. Кырыс санкцияләр һәм параллель импорт шартларында, февраль уртасындагы бәяләргә 15-20 процент өстәү, ул нормаль күренеш. Шуңа да бәяләр тагын төшә икән, 5-7 проценттан да күбрәк булмаячак, – ди стратегик тикшеренүләр департаменты белгече Николай Вавилов.

Көнкүреш әйберләренә килсәк, хәзер без макроэкономикага һәм валютага бик аз дәрәҗәдә генә бәйләнгән. Шуңа да азык-төлек бәяләрен Хөкүмәт акрынлап контрольгә ала башлады. 
– Фаразлар буенча уңыш быел бик яхшы булачак. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә ташламалы кредитлар һәм субсидияләр дә моңа ярдәм итәчәк. Шуңа да азык-төлеккә бәя арту өчен бернинди шартлар юк. Әмма бәяләр кимүгә рубльнең ныгуы сәбәп булмаячак, – ди Николай Вавилов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икътисадчы Андрей Лобода да хәзер бәяләр күтәрү өчен җирлек юк, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, апрельдә доллар – 72-76 сум, ә евро 78-81 сум тирәсе булачак. 

– Ваклап сату өлкәсендә бәяләрнең төп дошманы хәзергә дөньякүләм һәм Россиядә инфляция күләменең 20 проценттан артуы. Бу өлкәдә вазгыятьне Үзәк банк контрольдә тота. Ретейллар бәяне төшерергә ашыкмый. Рубльнең ныгуына тәмам ышанып беткәннән соң гына кибетләрдә үзгәреш сизәчәкбез һәм акцияләр дә янәдән кайтачак. Беренче чиратта бу Россиядә җитештерелгән продукцияләргә кагылачак, – ди Андрей Лобода.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/byalr-tsh-nrslrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X