Декабрь аенда нинди һава торышы көтелә?
Метеоролог Роман Вильфанд сүзләренә караганда, декабрь аенда Россия территориясенең күпчелек өлешендә һава температурасы нормадан югарырак булыр дип фаразлана.
"Нигездә, илнең бөтен территориясендә җылы була", - дип билгеләп үтә белгеч. Роман Вильфанд ассызыклаганча, илдә температура уртача айлык күрсәткечтән түбәнрәк булган төбәкләр булмаячак. Аномаль җылы һава торышының сәбәпләре дип ул Атлантикадан җылы һава массаларын күчүне һәм Себер антициклоны формалашуны атый.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/dekabr-aenda-nindi-hava-torysy-kotela
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев