erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Димәк, бергә шартлыйбыз». Хирурглар сержант күкрәгендә шартламаган хәрби припасны алган (»Интертат»).

Россия Саклану министрлыгының П.В. Мандырка исемендәге Үзәк хәрби клиника госпитале (ЦВКГ) хәрби хирурглары бригадасы Россия хәрби хезмәткәре – махсус хәрби операциядә катнашкан ир-атның күкрәгеннән шартламый калган хәрби припасны алган. Бу турыда хәрби ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС яза.

«Димәк, бергә шартлыйбыз». Хирурглар сержант күкрәгендә шартламаган хәрби припасны алган

"Татар-информ" архивы

Россия Саклану министрлыгының П.В. Мандырка исемендәге Үзәк хәрби клиника госпитале (ЦВКГ) хәрби хирурглары бригадасы Россия хәрби хезмәткәре – махсус хәрби операциядә катнашкан ир-атның күкрәгеннән шартламый калган хәрби припасны алган. Бу турыда хәрби ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС яза.

Хирурглар кече сержант Николай Пасенкога операцияне Белгород өлкәсендәге район сырхауханәсе базасында ясый. 

«Пациентның күкрәгендә үтәли яра бар иде. Тикшергән чакта ачыкланганча, могҗиза белән генә шартламый калган хәрби припас аның кабыргаларын сындырган, үпкәсенә кергән һәм умырткалыгы янында аорта белән йөрәк янындагы куыш вена арасында калган», – диелә хәбәрдә.

Хәрби припас детонацияләү куркынычы бик зур була. «Шуңа да карамастан, хәрби табиблар һәм аларның граждан хезмәттәшләре медицина халатлары астыннан бронесаклау чаралары кия һәм катлаулы эшкә керешә», – дип ассызыклыйлар Саклану министрлыгында.

Россия Саклану министрлыгының П.В. Мандырка исемендәге Үзәк хәрби клиника госпиталенең медицина хезмәте подполковнигы Дмитрий Ким сүзләренчә, фаталь кан китү куркынычы булу сәбәпле, операцияне урында ук ясарга туры килә.

«Шартламый калган хәрби припас аорта белән аскы куыш вена арасында йөрәк янында иде. Бу припас детонацияләнмәгән килеш тә фаталь кан китү барлыкка китерергә мөмкин. Урында операция ясау турында карар кабул ителә», – ди белгеч.

Дәвамын укырга : https://intertat.tatar/news/dimak-berga-sartlyibyz-xirurglar-serzant-kukragennan-sartlamyi-kalgan-pripasny-algan-5855998

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре