erid:2VtzquqpS7d
Дмитрий Песков: Мобилизация тәмамланды, әлеге тема буенча яңа мәгълүмат юк
Яңалыклар

Дмитрий Песков: Мобилизация тәмамланды, әлеге тема буенча яңа мәгълүмат юк

Мобилизация тәмамланды, әлегә яңа мәгълүмат юк. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета».

 

«Бу турыда мәгълүмат юк, Сез Президентның аның тәмамлануы турындагы тиешле сүзләрен беләсез», - диде Песков.

Өлешчә мобилизацияне тәмамлау турындагы карар 28 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин һәм оборона министры Сергей Шойгу очрашуында игълан ителгән иде.

https://tatar-inform.tatar/news/dmitrii-peskov-mobilizaciya-tamamlandy-alege-tema-buenca-yana-maglumat-yuk-5863796

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев